news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Коръәнне карап уку буенча бәйге үткәрелгән

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге мөдире Илнур Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри бәяләгән.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстанның Кукмара районы мөхтәсибәтендә Коръән-Кәримне гарәпчә текстка карап уку буенча бәйге үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бәйгедә Кукмара районы мәдрәсәсенең өлкән курсларында укучы шәкертләр һәм авыл мәчетләрендә белем бирүче мөгаллимәләр катнашкан. Ирләр һәм хатын-кызлар аерым төркемнәргә бүленеп тыңланган. Катнашучылар өч номинация буенча бәяләнгән: мәхраҗ (гарәп хәрефләренең дөрес әйтелеше), тәҗвид (Коръән уку кагыйдәләре үтәлешенең төгәллеге) һәм мәкам (Коръән аятьләрен укыганда көйнең һәм тавышның үзенчәлеге, матурлыгы).

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге мөдире Илнур Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри бәяләгән. Мәхраҗ белән бәйле кайбер хаталарны исәпкә алмаганда, бәйгегә килүчеләрнең Коръән уку осталыгына, тулаем алганда, яхшы бәя бирелгән.

Призлы урыннарга килгәндә, ир-егетләр арасында беренче урынны Кукмара районының Югары Казаклар авылы имамы Райнур Рахимҗанов, хатын-кызлар арасында исә Зур Сәрдек авылы мәхәлләсеннән Алия Вәлиева алган. Җиңүчеләргә китаплар һәм Коръәннең яңа Казан басмасы бүләк итеп тапшырылган.

23 ноябрьдә Татарстанның Теләче районында узачак төбәк турына беренче урыннарны алган шәкертләр барачак дигән карар кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100