news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада киез итек музеена һәм комбинатына нигез салучыларга һәйкәл куярга җыеналар

Кукмарада киез итек музеена һәм комбинатына нигез салучыларга һәйкәл куярга җыеналар
"Хезмәт даны"

Тиздән Татарстанның Кукмара районында киез итек музее һәм киез итек комбинатына нигез салучыларга һәйкәл барлыкка киләчәк. Район җитәкчелегенең инициативасын Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон хуплады. Мондый үтенеч белән депутатка предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Ирина Кисиль мөрәҗәгать иткән иде. Узган ел комбинат үзенең 155 еллыгын билгеләп үтте.

Яңа ел алдыннан районга эш сәфәре белән депутат Илья Вольфсон килде. Ул район башлыгы белән берлектә булачак скульптура өчен урынны карады һәм Вадим Иксанов остаханәсеннән эскиз проекты турында фикер алышты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Сергей Димитриев, предприятие хезмәткәрләре һәм шәһәр халкының фикерен исәпкә алып, скульптура дизайнын эшләргә кушты. «Без инде беренче эскизны күрдек, ул яхшы, әмма ахыргы карарны район халкы белән киңәшләшкәннән соң кабул итәчәкбез», - диде ул. Район башлыгы шулай ук элеккеге Комаровлар кибетендә киез итек музее булдыру фикерен дә әйтте. Хәзерге вакытта бинага реставрация ясарга кирәк, ремонт эшләрен быел башкару планлаштырыла.

«Кукмараның киез итекләре - Татарстанның иң борынгы брендларының берсе. Мин дә, гаиләм һәм дусларым да комбинатның искиткеч аяк киемнәрен яратып кия. Предприятие үзенең юбилеен билгеләп үтте, шуңа күрә без әлеге скульптураны булдыру чыгымнарын үз өстебезгә алачакбыз. Миңа калса, ул бу истәлекле дата уңаеннан яхшы бүләк булачак», - дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон.

Кукмара киез итек-киез комбинаты «Бертуган Комаровлар» сәүдә йортының шәхси биләмәләре базасында оештырыла. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, бертуганнар үз эшчәнлекләрен XIX гасыр ахырында ук башлап җибәрә. Алар, җирле халыктан йон сатып алып, фабрикада аны махсус машиналарда тетәләр һәм, өйдә эшләүчеләргә биреп, итек бастыралар, үз келәймәләрен (тамга) куялар.

Өйдә киез итек басучыларның саны ул вакытта 1500гә якын була. Көнгә 10 сәгать дәвамында Комаровлар үз машиналарында 3000-3500 фунт йон тетә, 600 пар итек басыла. «Бертуган Комаровлар» сәүдә йортының эшләнмәләре Казан губернасыннан читтә дә билгеле була. Фирма үз вакытында Париж һәм Лейпциг, шулай ук Россия сәүдә ярминкәләренең медальләре белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә комбинат елына миллионлаган пар аяк киеме эшләп чыгара, ә 2022 елда предприятие 150 процент үсеш күрсәткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100