news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада кибеттән әйберләр урлаган ир-ат хөкем ителде

Хөкем ителүче кибеттән азык-төлек урлый һәм сатучыларга пычак белән яный.

Кукмарада кибеттән әйберләр урлаган ир-ат хөкем ителде

(Кукмара, 6 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмарада кибеттән азык-төлек урлаган өчен 1961 елгы ир-ат хөкем ителде. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәтенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

«Бу елның апрель аенда Кукмараның Ленин урамында урнашкан кибетләрнең берсендә 59 яшьлек ир-ат, үзен берәү дә күзәтмәүдән файдаланып, суыткычтан тавык ите, чыгарган ит, рагу, икмәк, сөт алып рюкзагына сала», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Шуннан соң ул, алган әйберләре өчен түләмичә, чыгу юлына юнәлә.

Кибет директорының урланган товарларны кире кайтарырга дигән таләбенә каршы ир кибеттән чыгып йөгерә. Тик кибет директоры һәм сатучы аны туктата. Шуннан соң ул яный башлый, үз сүзләрен раслап, пычак күрсәтә. Ир-ат җинаять урыныннан кача.

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аны 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимлы төзәтү колониясенә билгеләгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot