news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада "Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән" халык иҗаты гала-концерты узды

Анда оешма, предприятие, мәгариф оешмалары коллективлары чыгыш ясады.

Кукмарада "Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән" халык иҗаты гала-концерты узды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара район мәдәният йортында "Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән" дигән халык иҗаты фестиваленең гала-концерт узды. Анда оешма, предприятие, мәгариф оешмалары коллективлары чыгыш ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гала-концертта шәһәрнең егерме коллективы үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим итте. Фестивальнең барлык шартларын үтәгән Кукмара аграр көллияте, "Йолдызлык" балалар бакчасы, социаль яклау бүлеге коллективларына лауреат дипломнары һәм сертификатлар тапшырылды.

- Фестиваль барышында бер сәхнәдә төрле һөнәр ияләре очрашты: мәгариф, мәдәният, җитештерү һәм башкалар...

Алар җыр һәм бию буенча үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Һөнәрләренең җитдилегенә һәм әһәмиятлелегенә карамастан, иҗади дебютта үз учреждениеләрен лаеклы тәкъдим итә алдылар, - диде район Мәдәният йортының баш режиссеры Рамил Сәлахетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100