news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада "Керән базары" үткәрелә

Ул - татар, рус, удмурт, керәшен, мари халыкларының уртак бәйрәме.

(Кукмара, 16 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Йолдыз Низамиева). Язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган гүзәл "Май чабу", "Нәүрүз" бәйрәмнәре төркеменә "Керән базары" да керә. Ул - татар, рус, удмурт, керәшен, мари халыкларының уртак бәйрәме. Аны искә төшерү максатыннан, Кукмараның "Кыңгырау" балалар бакчасында "Керән базары" дип исемләнгән кичә узды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Чараны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәйханә Степанова оештырды. Тамашачы алдында 50нче еллардагы чынбарлык - базар күренеше тасвирланды. Балалар төрле төстәге тасмалар, перәннек, кәнфит, тәм-томнар, көнбагыш, чикләвек, яшелчәләрне татар һәм рус әбиләренә мактый-мактый саттылар.

Элеккеге елларда күркәм традиция булган: кояшлы март аеның бер якшәмбесендә кукмаралылар Керән базарына җыелганнар. Исеменнән үк аңлашыла: биредә көздән саклауга куелып, кышны чыккан иң тәмле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән тыш, файдалы керән тамырына кадәр сатылган. Керән базарында кыз урлау йоласы да булган, яшьләр бер-берсе белән танышканнар, кәләш күзләгәннәр. Балалар бу көнне аеруча көтеп алганнар. Хыялларында гына йөрткән уенчыклар, тәмле-тәмле ризыклар шул базардан кайткан. Ә бәйрәмнең үзе сөрән салудан, бәйрәмгә чакыру такмакларыннан башланып киткән.

- Туган тел көне уңаеннан шундый кызыклы чара үткәрергә уйладык. Керән базары - Кукмарабызда гына булган бердәнбер базар. Аның урыны туган төбәкне өйрәнү музее каршында икәнлеге билгеле, - дип сөйләде Рәйханә ханым.

Тәрбиячеләр, аларның ярдәмчеләре һәм балалар катнашындагы бәйрәмдә татар, рус, удмурт халкының гореф-гадәтләре яктыртылды. Зәвык белән бизәлгән зал, нәниләрнең матур шигырьләре, җырлары, биюләре, костюмнары, уйланылып төзелгән сценарий беркемне битараф калдырмады. Кичә беткәч тә, тамашачылар таралырга ашыкмады: барысы да рәхәтләнеп татарча биеде. Биредә үз эшенең остасы булган тәҗрибәле, һәр яктан сәләтле, актив тәрбиячеләр эшли дигән фикер туды. Гомумән, бу бәйрәмгә һәр хезмәткәр үз өлешен кертте, берсе дә читтә калмады. Килгән әниләр һәм әбиләр дә күтәренке рух, яхшы кәеф белән киттеләр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100