news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Казаннан делегация булып китте

Башкала кунакларына шәһәр буенча экскурсия оештырылган иде.

(Кукмара, 4 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Эшләнеп килүче "Осталарның алтын куллары" туристлык маршруты кысаларында Кукмара районында Казаннан делегация булып китте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Башкала кунакларына шәһәр буенча экскурсия оештырылган иде. Алар, иң беренче, Кукмара киез итек-киез комбинатында булдылар, цехларны карап, эшчәнлеге белән таныштылар. Комбинатның кибетенә кереп, үзләренә генә түгел, якыннарына да биредә җитештерелгән продукцияне сатып алдылар.

Аннан соң туган төбәкне өйрәнү музеенда булып, тарихи истәлекләр белән таныштылар. Металл савыт-сабалар заводы, Кукмара тегү фабрикасында җитештерелгән товарлар да кунакларда зур кызыксыну уятты. Чиркәүдә протоиер Сергей Елисеевның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100