Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада Казахстан кешесенә суд булачак
Ул инспекторга 500 сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән.
(Кукмара, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район прокуратурасы Казахстан республикасы Шымкет өлкәсе Абай районының 55 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Гаепләнүче Казахстан кешесе 14 ноябрь көнне 16 сәгатьләр тирәсендә автомобильдә куркынычсызлык каешын эләктермичә хәрәкәт иткән өчен законда каралган җаваплылыктан качу нияте белән инспекторга 500 сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән.
Полиция хезмәткәре аннан баш тартып, ришвәтченең гамәленә чик куйган. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, җинаять эше җәмәгать судына җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз