Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Ләйсән» бакчасы ачылды
Төзелеш эшләре республика программасы кысаларында башкарылган һәм ул 25,4 миллион сумга төшкән.
(Кукмара, 21 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»).. Кукмарада бүген сөенечле вакыйга булды — капиталь төзекләндерелгән «Ләйсән» балалар бакчасы ачылды. Бакчага район башлыгы Сергей Димитриевтан 200 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Тантанада район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, «Домострой» төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиевлар чыгыш ясады.
— Бүген бик матур, бакча үзенең икенче яшьлеген билгеләп үткән көн. Ремонтка бик күп хезмәт керде. Алга таба булган мөмкинлекләрдән уңышлы файдаланырга, конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләргә язсын, — диде Равия Каримуллина.
1995 елда төзелгән бина шактый искергән булган. Төзүчеләр исә аңа яңа сулыш өргәннәр. Төзелеш эшләре республика программасы кысаларында башкарылган һәм ул 25,4 миллион сумга төшкән.
Бүгенге көндә бакчада 6 төркем эшли, аларда 131 сабый тәрбияләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз