news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасы ачылды

Бакчаны ремонтлау 16 миллион 800 мең сумга төште.

(Кукмара, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара шәһәрендә сөенечле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң "Кыңгырау" балалар бакчасы сабыйлар өчен үзенең ишекләрен ачты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

7 ай дәвамында районыбызның "Домострой" төзелеш оешмасы (җитәкчесе Азат Нәбиев) биредә төзекләндерү эшләре алып барды. Шушы вакыт эчендә ишек, тәрәзәләр, җылылык, канализация челтәрләре алыштырылды, өр-яңадан түбә ябылды. Әлеге эш республикада бара торган 30 елдан артык эшләгән балалар бакчаларын ремонтлау программасы кысаларында башкарылды һәм ул 16 миллион 800 мең сумга төште. Ачылыш тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, "Домострой" төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров һәм башка җитәкчеләр катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot