news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

Район башлыгы бакчага 200 мең сумлык сертификат бүләк итте

(Кукмара, 29 ноябрь, "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кичә Кукмараның "Гөрләвек" балалар бакчасында күптән көтеп алынган, күңелле вакыйга булды: ул капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә ачылды. Бакчага 133 сабый йөри, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр һәм нәниләрнең сөенечен уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Робет Мансуров һәм ремонт эшләрен башкарган "Домострой" җәмгыяте директоры Азат Нәбиевлар килгән иде.

Биредә республика программасы нигезендә түбә, тәрәзәләр, җылылык системасы, санузел, канализация, электр чыбыклары алмашынган, янгын кисәтү сигнализация куелган. Шулай ук бүлмә стеналары да агартылып буялган, аларның һәрберсенә үзенчәлекле итеп, төсле-төсле буяулардан рәсемнәр ясалган.

Бинаны тышкы яктан да җылытып, тышлаганнар, керү урынын ябулы итеп ясаганнар, юлларга брусчатка түшәгәннәр. 

Район башлыгы "өй туе"на буш кул белән генә килмәгән иде, ул бакчага 200 мең сумлык сертификат бүләк итте. 

Биредә ремонт эшләре башкарган оешма директоры исә бакча коллективына, әти-әниләргә күрсәткән ярдәмнәре, эш барышында сабыр булганнары өчен рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100