news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада «Итек фест» бәйрәменә төрле төбәкләрдән катнашучылар җыелачак

Фестиваль концертында Фирдүс Тямаев һәм башка эстрада йолдызларының чыгышы көтелә.

Кукмарада «Итек фест» бәйрәменә төрле төбәкләрдән катнашучылар җыелачак
Михаил Захаров

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 5 гыйнвар көнне Кукмараның Комсомол мәйданында узачак «Итек фест» бәйрәмендә күрше республикалардан һәм Киров өлкәсеннән катнашучылар булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина әйтте.

«Итек фестиваленә катнашучылар Татарстан районнарыннан килүчеләр белән генә чикләнми. Фестивальгә күрше республикалардан һәм Киров өлкәсеннән дә киләчәкләр», — дип сөйләде ул.

Айгөл Әхмәтшина сүзләренчә, фестиваль элек кәсепчеләр һәм ансамбльләр катнашында гына узган, ә хәзер аны төрле яшьтәгеләр өчен яраклаштырганнар. «Без 18-45 яшьлек катнашучыларны кабул итәбез. Фестивальдә итек белән бәйле кышкы уеннар, ярышлар, осталар ярминкәсе булачак», — ди ул. 

Фестивальдә җиңүчеләрне акчалата бүләкләр һәм Итек басу комбинатыннан махсус призлар көтә. Концертта Фирдүс Тямаев һәм башка эстрада йолдызларының чыгышы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot