news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада "Ишегалды бәйрәме" узды

Анда чыгышлар тыңланды, сорауларга җаваплар алынды, концерт оештырылды

 (Кукмара, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). "Ишегалды бәйрәме"нең чираттагысы Кукмара бистәсенең Нур Баян урамындагы 37 нче йорт ишегалдында оештырылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев катнашып, районда башкарылган эшләр турында сөйләде. Соңгы елларда күп катлы йортларның ишегаллары, чыннан да, күзгә күренеп үзгәрде. Йорт яннарын төзекләндерү, балалар мәйданчыклары ясап, анда атынгыч, шугалак һәм башка җайланмалар урнаштыру - үзе үк зур хезмәт.

Бәйрәмдә катнашучылар җитәкчелеккә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Самавырда кайнаган тәмле чәй белән сыйланып, район Мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концертны карап, һәркем ял итте, күңел ачты.

news_right_1
news_right_2
news_bot