news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада исерек шофер тоткарланган

Ир-ат медицина тикшеренүе узудан баш тарткан.

(Кукмара, 19 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Лада Калина" машинасында исерек килеш хәрәкәт иткән 36 яшьлек Киров өлкәсе кешесен туктата. Тикшерү барышында аның элек тә административ җаваплылыкка тартылган булулы ачыкланган, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Ир-ат спиртлы эчемлекләр куллануга медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше ачылган. Россия Җинаятьләр кодексы нигезендә мондый гамәл өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot