news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада җирлек башлыклары киңәшмәсендә актуаль проблемалар турында сөйләштеләр

Анда Кукмара, Арча, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Саба, Теләче районнарыннан килгән йөз илледән артык кеше катнашты.

Кукмарада җирлек башлыклары киңәшмәсендә актуаль проблемалар турында сөйләштеләр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 10 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген Кукмара районының Янил авыл җирлегендә җирлек башлыкларының зона укыту семинар-киңәшмәсе үтте. Пленар өлештә авыл җирлекләрендәге актуаль проблемалар каралды, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, киләчәккә планнар билгеләнде. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Анда Кукмара, Арча, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Саба, Теләче районнарыннан килгән йөз илледән артык кеше катнашты. Семинар районда җитештерелә торган продукциядән оештырылган күргәзмә белән танышудан башланып китте, аннан соң чарада катнашучылар Вахит авылының клуб каршында урнашкан ял паркы, төзелеп килүче яр буен карады.

Роза апа һәм Минневакыйф Гыйльфановларның шәхси хуҗалыгында булып, аларның тормыш-көнкүреше, эшчәнлеге белән таныштылар. Алты савым сыер тотучы әлеге гаилә тырыш хезмәт белән көн күрә. Алар кунакларны үзләре җитештергән сыр, катык, эремчек кебек ризыклар белән сыйлады.

Вахит авылы су башнясын санитар саклау зонасының эшләнеше, андагы тәртип тә кунакларда кызыксыну уятты. Әлеге участокны Мәҗит абый Биктимеров карап-тәрбияләп тора икән. Анда таш юл салынган, территориясенә үлән чәчкәннәр һәм әйләнә-тирәне күзәтеп тору өчен видеокамералар урнаштырганнар.

Вахитов исемендәге хуҗалыкның терлекчелек комплексы, азык әзерләү цехының эшчәнлеге кунакларны битараф калдырмады. Балансланган азыкны күрше-тирә районнарга чыгару мөмкинлеге юкмы дигән сораулар да яңгырады.

"Рифаль" сәүдә үзәге, мәктәп, балалар-бакчасы, почта бүлекчәсе дә семинарда катнашучылар күзлегеннән читтә калмады. Кукмара аграр көллияте, әлеге уку йортының район, җирлек тормышындагы роле югары бәяләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100