Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада ир-ат бер ханымның сумкасын талап алган
Сумкада 7250 сум акча, документлар була.
(Кукмара, 11 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Әлеге хәл 10 мартта, көндезге сәгать икеләр тирәсендә була, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
-Поселокның район эчке эшләр бүлеге янындагы тимер юл күпере астыннан чыгып, киез итек-киез комбинатына таба менгәндә, гаражлар янында, бер ир кеше дәваханәдән кайтып килүче хатын-кызның сумкасын тартып ала. Ханым карышса да, ир кеше көчлерәк булып чыга - сумканы ала да йөгерә. Ул тирәдә берничә хатын-кыз да басып тора торган була, әмма алар ярдәм итә алмыйлар. Зыян күрүче җинаятьче артыннан йөгерсә дә, аны куып җитә алмый. Сумкада 7250 сум акча, документлар була. Әлеге хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итте. Ир кеше ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "кайнар эз"ләр буенча тоткарланды. Аның беркайда эшләмәүче, элегрәк хөкем ителгән ир кеше булуы ачыкланды. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, - дип сөйләде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз