news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада җинаять эзләрен яшерү өчен фатирга ут төрткәннәр

Полиция бу җинаять шаһитләренең хәбәр бирүләрен сорый

(Кукмара, 19 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Нур Баян урамындагы күпфатирлы йортларның берсендәге фатирга ут төрткәннәр. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

- 14 марттан 15 мартка каршы төндә билгесез кеше, фатирга тәрәзә аша законсыз рәвештә үтеп кереп, аннан плазмалы сыек кристаллы телевизор, тузан суырткыч, шкатулка һәм ике пар көмеш алкаларны урлый, - диделәр район эчке эшләр бүлегендә.

Җинаять эзләрен яшерү өчен карак фатирга ут төрткән. Янгын фатирдагы барлык милекне юк иткән, фатир тулысынча зыян күргән.

Хокук саклаучылар әлеге җинаятьне күреп калган шаһитләрнең (884364)2-70-80, 02 телефоннары буенча хәбәр бирүләрен сорый. Анонимлык гарантияләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot