news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада илле ел бергә гомер итүче һәм яшь гаиләләр белән бергә сөйләшү булды

Анда яшьләрне районда калдыру калдыру, демографик хәлне яхшырту, аерылышуларны булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеге кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Кукмарада илле ел бергә гомер итүче һәм яшь гаиләләр белән бергә сөйләшү булды

(Кукмара, 27 август, Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Бүген Кукмарада "Ныклы гаилә" федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, "Кукмара районында заманча шартларда гаилә-никах мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләре" темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, "Нечкәбил" республика ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы җитәкчесе Изольда Жуйкова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.

Әлеге чарага районның 50 ел бергә гомер итүче һәм тормыш баскычыннан яңа гына күтәрелеп килүче яшь гаиләләре, 2017 елда "Нечкәбил" республика ана матурлыгы һәм гаилә конкурсында катнашкан Рәйханә һәм Родион Сергеевлар чакырылган иде.

Очрашу юбилярларны тәбрикләү белән башланып китте. Аларга бик күп котлау сүзләре яңгырады, истәлек бүләкләре тапшырылды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү исә бик җанлы һәм җылы мохиттә узды. Анда яшьләрне районда калдыру, демографик хәлне яхшырту, аерылышуларны булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеге кебек көн кадагындагы мәсьәләләр күтәрелде, һәркем үзенең тормыш тәҗрибәсе, уй-фикерләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100