news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада Илһам Шакиров истәлегенә багышланган концерт оештырылды

Укучылар һәм укытучылар тарафыннан легендар шәхес репертуарындагы "Умырзая", "Ай, былбылым", "Әдрән диңгез" һәм башка җырлар яңгырады.

Кукмарада Илһам Шакиров истәлегенә багышланган концерт оештырылды
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 26 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара музыка мәктәбендә Илһам Шакиров истәлегенә багышланган концерт оештырылды. Укучылар һәм укытучылар тарафыннан легендар шәхес репертуарындагы "Умырзая", "Ай, былбылым", "Әдрән диңгез" һәм башка җырлар яңгырады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тамашачылар катнашучыларны алкышларга күмде, үзләре дә кушылып җырлады.

"Мин Илһам Шакиров иҗаты белән якыннан таныш. Артистның репертуары киң: ул үз эченә татар халык һәм заманча җырларны сыйдырган. Мин аеруча "Таң атканда", "Умырзая"ны яратып башкарам. Төрле конкурсларда катнашуыма карамастан, бүген сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынландым. Музыка мәктәбенең скрипка сыйныфында сигезенче елын белем алам", - дип сөйләде яшь музыкант Илназ Мөбарәкшин.

Ул алдагы тормышын да музыка белән бәйләргә ниятли икән. Скрипка – уйнарга өйрәнү өчен иң авыр инструмент, дип саналса да, сәләтле укытучы, дәресләр һәм ихтыяр көче ярдәмендә гадәти ноталар бөек музыкаль әсәргә әверелә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot