news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада "Ике йөрәк" танышу клубына күрше районнардан килгәннәр

Кичәдә районы авылларыннан, күрше Теләче, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районнарыннан гаилә корырга теләге булган 32 ир-егет һәм хатын-кыз катнашты.

Кукмарада "Ике йөрәк" танышу клубына күрше районнардан килгәннәр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 7 февраль, "Татар-инфор", "Хезмәт даны"). Район Мәдәният йортында, ялгызларга насыйп ярларын табарга ярдәм итү максатында, "Ике йөрәк" танышу клубының чираттагы кичәсе үтте. Бу турыда kukmor-rt.ru сайты яза.

Кичәдә район авылларыннан, күрше Теләче, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районнарыннан гаилә корырга теләге булган 32 ир-егет һәм хатын-кыз катнашты. Аларның күпчелеге утыз яшьтән узган булса, илле яшьтән олыраклар да бар иде.

Әлеге чарага районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт чакырылды. Ул гаиләле булуның дин тарафыннан хуплануы турында үтемле итеп сөйләде, үгет-нәсыйхәтләрен бирде.

Гомумән алганда, кичә җылы мохиттә узды. Кызыклы уеннар, дәртле биюләр, бергәләп матур җырлар башкарудан беркем дә читтә калмады, һәркем тартынмыйча, теләп катнашты. 

Тәҗрибә уртаклашу нияте белән бирегә Теләче районындагы шундый ук "Танышу" клубы җитәкчесе дә килгән иде. Ул кичәнең барышы турында яхшы фикердә калды, алга таба да хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot