Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада ике кешедән спиртлы эчемлек алганнар
Әлеге хәл уңаеннан полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, нәтиҗәсе буенча процессуаль карар кабул ителәчәк
(Кукмара, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы эчке эшләр бүлеге алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше буенча җинаятьләрне булдырмау һәм ачу кысаларында исерткеч эчемлекләрне законсыз сатуларга юл куймауга юнәлтелгән чараларны һәрдаим үткәреп тора, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Әйтик, шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләре Лубян авылында яшәүче Л. исемле кешедән спиртлы 0,5 литр эчемлек алдылар, әлеге эчемлек хәзерге вакытта тикшерү үтә.
Моннан тыш, Починок Кучук авылында яшәүче С.тан 0,5 литр спиртлы эчемлек алынды. Әйтергә кирәк, әлеге гражданин кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган спиртлы сыеклыкларны сату ярамаганлыгы турында полиция хезмәткәрләре тарафыннан кисәтелгән иде инде. Хәзерге вакытта алынган алкоголь продукциясе экспертизага җибәрелде. Әлеге хәл уңаеннан полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, нәтиҗәсе буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Шуны истә тотарга кирәк: кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган алкогольле эчемлекләрне саткан өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.
Ялган эчемлекләрне сатып алу бүгенге көндә сәламәтлек өчен аеруча куркыныч, чөнки аларны ясау өчен сыйфатсыз сыеклыклар кулланыла. Шулай ук мондый эчемлекләрне җитештерү өчен метил спирты файдаланыла, аның белән агулану үлемгә китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз