news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада игеннәрнең 71 проценты җыеп алынган

Һәр гектардан уртача 39,3 центнер уңыш чыга.

(Кукмара, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының басу-кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Вахитов исемендәге, "Яңа тормыш", "Әсәнбаш" хуҗалыкларында урак өсте ахырына якынлашса, "Дружба", "Тукай", "Игенче" хуҗалыкларына эш темпын тагын да кызулатырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 сентябрьгә игеннәрнең 71 проценты җыеп алынган, барлыгы 9149 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 39,3 центнер уңыш чыга. Шул ук вакытта рапс суктыру эшләре дә бара. Әлеге культура 390 гектардан 348 тонна җыеп алынган. Басу-кырлардан 7810 тонна салам әзерләнгән. Бүгенге көндә 5400 гектарда көзге культуралар чәчелеп, 8000 гектар җир туңга сөрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot