Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "Игътибар – балалар!" акциясе башланды
Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештыру планлаштырыла.
(Кукмара, 22 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр Кукмарада "Игътибар – балалар!" акциясе узачак, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
-Агымдагы елның 7 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 316 юл фаҗигасе булды, аларда 10 баланың гомере өзелде, 313е төрле тән җәрәхәтләре алды. Кукмара районында балалар белән бәйле 4 ңәлакәт теркәлде, 4 бала зыян күрде, - ди Кукмараның ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин.
Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештыру планлаштырыла. Шулай ук инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып барачак, ата-аналар, балалар белән очрашу, акцияләр уздырачаклар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль тагын да көчәйтелә. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга, юл йөрү кагыйдәсен бозган балаларга да таләпләр катгый булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз