news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада «Идел» бию ансамбле коллективын хөрмәтләделәр

Кукмарада «Идел» бию ансамбле коллективын хөрмәтләделәр
Фото: © Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Кукмара администрациясендә «Идел» бию ансамблен — Мәскәүдә узган дәрәҗәле хореография конкурсы, «Щелкунчик» премиясе лауреатларын хөрмәтләделәр. Әлеге конкурста ансамбль ике тапкыр 2нче дәрәҗә лауреат булган. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Ансамбльнең югары нәтиҗәсе — ансамбль җитәкчеләре, хореографлар Линара һәм Тимур Шәриповлар, балалар, аларның әти-әниләре, район җитәкчеләренең уртак хезмәте нәтиҗәсе.

Фото: © Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

«Сез Кукмара районын танытуга үз өлешегезне кертәсез. Бөтен ил сезне карады. Шундый зур конкурста үзегезне лаеклы тәкъдим иттегез. Ләкин бу юнәлештә тукталып калырга ярамый, алга таба да эшләвегезне дәвам итәргә кирәк. Без сезгә ярдәм итәчәкбез. Әлбәттә, монда ата-аналарның да өлеше зур. Тормышыгызда мондый җиңүләрнең күп булуын телим», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Ансамбльнең «Щелкунчик» II милли телевизион премиядә катнашуы зур игътибарга лаек, чөнки аларга бер сәхнәдә Россия һәм чит илләрдән килгән осталар белән чыгыш ясарга туры килә. Анда барлыгы 3 меңнән артык катнашучы була.

«Хәзерге вакытта без март башында узачак «Созвездие — Йолдызлык» фестиваленең зона этабына әзерләнәбез. Яңа номерлар әзерлибез. Аннары апрель ахырында Әстерханда узачак халыкара конкурска барырга, ә май ахырында Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводскта узачак халыкара конкурста катнашырга планлаштырабыз», — дип сөйләделәр киләчәккә планнары турында хореографлар Линара һәм Тимур Шәриповлар.

Балалар да конкурста алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Чара ахырында ансамбльдә катнашучыларга район башлыгының Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100