news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада иң яхшы укучыларны тәбрикләделәр

Алар укуда югары күрсәткечләргә ирешкән, республика, төбәкара һәм бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында призлы урыннар алганнар.

(Кукмара, 2 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны") Район Мәдәният йортында отличниклар слеты үтте. Анда укуда югары күрсәткечләргә ирешкән, республика, төбәкара һәм бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында уңыш яулаган уку алдынгыларын тәбрикләделәр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров, мәгариф идарәсе методисты Таһир Нәбиевлар катнашты.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән музыка һәм бию номерлары белән үрелеп барды. Слет азагында укучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр, ә әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100