news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада иң яхшы почтальон ачыкланды

Почта хезмәткәрләре белән газета-журналларга язылу барышы, булган проблемалар, шушы чорда оештырылган чаралар турында сөйләштеләр.

(Кукмара, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Хезмәт даны" газетасы редакциясе быелның беренче яртыеллыгында район газетасына язылу буенча почтальоннар арасында конкурс игълан иткән иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйгегә йомгак ясалып, почта бүлекчәләре җитәкчеләре белән уздырылган очрашуда җиңүчегә – Туембаш почта бүлеге начальнигы Румия Сабирҗановага редакциянең истәлекле бүләге тапшырылды. Почта хезмәткәрләре белән подписка барышы, булган проблемалар, шушы чорда оештырылган чаралар турында сөйләштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot