news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада җиңел атлетика ярышларында 300ләп кеше катнашты

VIP-узышта район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты.

Кукмарада җиңел атлетика ярышларында 300ләп кеше катнашты
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 21 сентябрь, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионда Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Татарстан кроссы-2019" җиңел атлетика ярышы үткәрелде. Анда 300гә якын спортчы һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучы кукмаралылар җыелган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар 11 яшь төркемендә ярышты. Моннан тыш, 1000 метрга VIP-узыш та үткәрелде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

- Барыгызны да әлеге спорт бәйрәме белән котлыйм. Физкультура һәм спорт – сәламәт яшәү рәвеше, яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелегенең нигезе. Бүген ярышлар имгәнүләрдән башка узсын, уңышлар сезгә, - диде Сергей Димитриев кросста катнашучыларга.

Ярышларны Поч. Кучук авылыннан СССРның спорт мастеры, 73 яшьлек Николай Гаврилов та югары бәяләде. "Матур чара. Нәниләр дә, өлкәннәр дә катнаша. Яшь буынның спортка тартылуы сөендерә", - диде ул.

Кросста 1, 2, 3 урыннарны алучылар медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100