news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Слетта 100гә якын хезмәт алдынгысына төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

Кукмарада хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 21 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Слетта 100гә якын хезмәт алдынгысына төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

Сәхнәгә бер-бер артлы узган ел иң нәтиҗәле эшләгән хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, терлекчеләр, механизаторлар күтәрелде. Араларында озак еллар эшләүчеләр дә, сирәк кенә булса да яшьләр дә бар. Алары - киләчәктә район тоткасы буласы кешеләр. Төрле оешма-предприятиеләрнең алдынгыларына да хөрмәт күрсәтелде.

Бүләкләүләр иҗат коллективларының, "Казан егетләре" ансамбленең чыгышлары белән аралашып барды. 

Бәйрәм барышында районның узган гасырның 30нчы елларыннан бүгенгәчә булган төрле чорлардагы үсешенә дә тукталдылар. Ул елларның һәркайсы ниндидер әһәмиятле вакыйгалар, башкарылган эшләр, яңалыклар белән тарихка кереп калган. Әмма нәрсәгә генә ирешелсә дә, аның артында район халкының фидакарь хезмәте, тырышлыгы ята.

Бүген дә шулай: нинди генә алдынгы технологияләр заманы булса да, хезмәт кешесеннән башка берни майтару мөмкин түгел. Шуңа да аңа вакытында бәя бирү, хөрмәт күрсәтү кирәк. Алдынгылар слеты шуның бер мисалы булды да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100