news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада хатын-кызны талаган ике ирне эзлиләр

Пәкегә охшаган әйбер кулланып, ирләр Кукмарада яшәүче 51 яшьлек хатын-кызны талаганнар.

(Кукмара, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 28 ноябрьдә 11.05 сәгатьтә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена Кукмарада яшәүче 51 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул 8.30 сәгатьтә ике таныш булмаган кеше, пәкегә охшаган әйбер белән куркытып, аның 6500 сум акчасын ачыктан-ачык урлаганнарын әйтә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тикшерү-оператив төркеме кичекмәстән әлеге хәл булган урынга юл тота. Законга сыешсыз гамәлнең "Добреев" кибете артында тимер юл юнәлешендә кылынганы ачыклана.

Әлеге хәл буенча Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 162 маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Полиция бу җинаятьне кылуга кагылышы булган ике ирне эзли: берсе – карап торышка 27-35 яшь, буе 175 сантиметр тирәсе, йөзе түгәрәк, каракучкыл, караңгы төстәге кыска болонья куртка, ачык төстәге джинс чалбар кигән, башында кара төстәге башлык, икенчесе - карап торышка 27-35 яшь, ябык гәүдәле, буе 180 сантиметр тирәсе, караңгы төстәге куртка, караңгы төстәге чалбар кигән, башында кара төстәге башлык.

Полиция бу хакта ни дә булса белгән гражданнарның 2-65-06,2-65-36 яки 02 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый. Яшеренлек һәм бүләкләү гарантияләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100