news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада халыктан сораштыру коррупциянең 17дән – 12 процентка калуын күрсәткән

Ришвәтчелек күрсәткече буенча сәламәтлек саклау өлкәсе беренче урында.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кукмара муниципаль районында коррупция дәрәҗәсе кими. Моны сораштыру күрсәткән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында республиканың җирле үзидарә органнарында коррупцияне кисәтүгә багышланган матбугат конференциясендә район башлыгы Сергей Димитриев хәбәр итте.

“Районда коррупцияне кисәтүгә зур игътибар бирелә. Кукмара районы Башкарма комитетының мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләрендә, район үзәк хастаханәсендә, хәрби комиссариатта коррупциягә каршы комиссияләр төзелде. Комиссия җитәкчеләре квартал саен хисап тота”, – диде Сергей Димитриев.

Ул халыктан сораштыру уздырылганын һәм аның буенча аларны нәрсә борчыганын ачыклауларын әйтте.

“Сораштыру күрәткәнчә, районда коррупция кими. Былтыр халыкның 17 процентына коррупцион вазгыятьләргә эләгергә туры килсә, быел бу сан 12 процент тәшкил итә. Бу сан безне тынычландырмый, әлеге юнәлештә эшне дәвам иттерәбез. Ишегалларында да халык белән очрашабыз. Авыл җирлекләрендә авыл халкы фикере белән кызыксынабыз. Халыкны борчыган мәсьәләләр күтәрелә. Мондый җыеннарда прокурор, эчке эшләр бүлеге башлыгы да катнаша. Сораштыру буенча халыкны, беренче чиратта, сәламәтлек саклау өлкәсе борчыганын күрәбез. Алар, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре арасында ришвәтчелек 46,8 процент, дип күрсәтә, ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында ришвәтчелек очраклары кимегән – 45,6 процентка калган. Былтыр 56,1 процент иде”, – диде Сергей Димитриев.

Сораштыру нәтиҗәләренә күз салсак, полиция хезмәткәрләре арасында коррупция 17,2 процент (былтыр 33,1 процент булган), предприятие җитәкчеләре арасында 14,8 процент (15,1 процент булган), мәдәният өлкәсендә 7,6 процент (19,2 процент булган).

“Сораштырудан соң без шундый карарга килдек: коррупциянең иң зур күрсәткече табиблар арасында. Бу мәсьәлә буенча баш табиб чыгыш ясады. Аларга акчалата бүләкләрне “активлаштыру”ны практикага кертергә тәкъдим иттек. Табиблар тарафыннан акча алу фактлары турында кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә хәбәр җиткерү рекомендациясе бирелде”, – диде Сергей Димитриев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100