Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада һәлак булган геройлар истәлегенә мемориаль такталар һәм Герой партасы ачылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройлар истәлегенә Кукмараның 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар һәм Герой партасы ачылды. Герой солдатлар өчесе дә әлеге белем йортында укыган, кайчандыр шушы мәктәп коридорлары буйлап йөгереп йөргәннәр. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
Махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Руслан Шакиров һәм Максим Апарин истәлегенә 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар һәм Илмир Кәшәпов хөрмәтенә Герой партасын ачу тантанасы булды.
Чарада район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, солдатларның укытучылары, якыннары һәм башкалар катнашты.
«Бүген мәктәптә бишенче һәм алтынчы мемориаль такталар һәм беренче тапкыр Герой партасын ачабыз. Без тарихны белергә һәм үзенең гомере бәрабәренә, үлемнән курыкмыйча, тыныч тормыш өчен башларын салган якташларыбызны белергә тиеш», — дип билгеләп үтте 4нче урта мәктәп директоры Регина Минимуллина.
Хәрби бурычынларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен якташ солдатларыбызның өчесе дә Батырлык ордены белән бүләкләнә. Тантанада хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такталар янына чәчәкләр куйдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз