news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Х.Халиковның 85 еллыгына багышланган чаралар уза

Үзәк китапханәдә "Хәкимҗан Халиков-балачак илендә” әдәби кичәсе узды.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Кукмара Үзәк китапханәсендә Х.Халиковның тууына 85 яшь тулуга багышланган “Хәкимҗан Халиков-балачак илендә” дигән әдәби кичә узды. Бу турыда Кумара районы рәсми сайты хәбәр итә. 

Бүген "Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе"нең 3нче сыйныф укучылары Үзәк балалар китаханәсендә балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х.Халиковның тууына 85 яшь тулуга багышланган “Хәкимҗан Халиков-балачак илендә” дип исемләнгән әдәби кичәдә катнаштылар. Китапханәче А.Р. Баһавиева балаларны электрон презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды", дип язылган район сайтында.

фото: kukmor.tatarstan.ru

Балалар шигырьләр укыган, сорауларга җавап биргән, туган тел турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшергән. Шулай ук “Яшел докторлар” китабына кертелгән файдалы үләннәр турында сөйләшкәннәр. Язучының тизәйткеч, алдавыч әкиятләре белән танышканнар, математик табышмакларына җавап эзләгәннәр.

Хәбәрдә әйтелгәнчә,“Тамчы” китап театры түгәрәгенә йөрүче балалар Х.Халиковның “Яралы каз”, “Мыекбай” әкиятләрен уйнап күрсәткән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100