Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада «Гыронга быдтон» бәйрәменә Рөстәм Миңнеханов һәм 3 меңнән артык кунак көтелә
Быел «Гыронга быдтон» милли мәдәният бәйрәменә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстаннан һәм Россиянең якын төбәкләреннән 3 мең кунак катнашуы көтелә. «Татар-информ» матбугат конференциясендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина шулай дип белдерде.
«Без бу бәйрәмдә ким дигәндә, 3 мең кунак көтәбез. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның шәхсән катнашуы көтелә», - диде спикер.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов бәйрәмгә килергә теләүчеләр күбрәк булачак, дип өстәде.
«Кукмара районы үзенең кунакчыллыгы белән дан тота. Ә монда яшәүче удмуртлар бигрәк тә. Милли бәйрәмнәрнең популярлыгы һәм җәлеп итүчәнлеге елдан-ел арта бара. Ул, беренче чиратта, бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру белән бәйле зур эш нәтиҗәсе. Мохтариятләр шулай ук милли традицияләрне алга этәрүдә дә актив эшли», – диде ул.
Кунаклар өчен парковка урыннары каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз