Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "ГТО атналыгы" узды
Барлыгы 183 укучы норматив тапшырды.
(Кукмара, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Көзге каникуллар алдыннан "ГТО атналыгы" кысаларында район мәктәпләрендә белем алучы 9 сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын тапшыру үткәрелде, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты. Яшүсмерләр озынлыкка сикерү, турникта күтәрелү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, 150 граммлы тупны ату һәм башка төрләр буенча үз көчләрен сынадылар. Кызлар исә шулай ук урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү, гәүдәне күтәрү һәм башка нормативларны үтәделәр.
-Барлыгы 183 укучы норматив тапшырды. Укучыларның һәркайсы бар яктан да булганлыкларын күрсәттеләр, алар көчле дә, чыдам да, җитез дә, - ди Кукмара районында ГТО нормативларын тапшыру буенча белгеч Хәниф Шакиров. - Укучыларның спорт ягыннан уңышларын сынап карау максатыннан тапшыру урыннары итеп Кукмараның 4 урта, Манзарас, Пычак һәм Зур Сәрдек урта мәктәпләре билгеләнгән иде. Нормативларны тапшыру барысы да үзәк системага, махсус сайтка китте. 2016-1017 елларда безнең районга ГТО нормативларын тапшыру буенча барлыгы 1064 значок кайтты. Шуның 58 - алтын, 370 - көмеш, 636сы - бронза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз