Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада Герой истәлегенә мемориаль такта һәм Герой партасы ачылды
Күппрофильле лицейда махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз, әлеге белем йортының чыгарылыш укучысы Илназ Бадыгиев истәлегенә мемориаль такта һәм Герой партасын ачу тантанасы булды, дип хәбәр итә Кукмараның «Хезмәт даны» газетасы.
«Безнең лицейда 2009-2020 елларда гвардиянең өлкән лейтенанты, танк батальоны штабы начальнигы урынбасары Бадыгиев Илназ Фәнис улы белем алды. Ул 2025 елның 5 июлендә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булды. Россия Президенты карары белән, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде», – дип язылган мемориаль тактада.
Чарада район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Геройның әти-әнисе, тормыш иптәше, якыннары, сыйныфташлары, дуслары, укытучылар, лицей укучылары һәм башкалар катнашты.
Чыгыш ясаучылар Илназ Бадыгиев турында җылы хатирәләрне барладылар, мәктәп елларыннан ук тырыш, тәртипле, максатчан, ярдәмчел һәм гадел булуын искә төшерделәр. Ул тормышта үз юлын сайлап, ил язмышы өчен җаваплы мизгелдә читтә калмый, Ватан алдындагы бурычын намус белән үти. Илназның батырлыгы — бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен чын үрнәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз