Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

Кукмара районы Мәдәният йортында «Герой әтисе» дип аталган республикакүләм күчмә күргәзмә тәкъдим ителде. Әлеге фотокүргәзмә «Геройларның әниләре» проектының дәвамы булып тора. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан махсус хәрби операция зонасында катнашучы каһарман ир-егетләрнең әтиләре урын алган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова хәбәр итә.
Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, мәктәп укучылары, волонтерлар, Герой егетләрнең якыннары һәм район кешеләре катнашты.
«Әлеге проектның тәрбияви әһәмияте бик зур. Илне саклап, аның иминлеге өчен көрәшкән батыр егетләрне онытырга безнең хакыбыз юк. Белем йортларында хәрби юнәлешкә, Геройлар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Патриотик берләшмәләргә, яшьармиячеләргә аеруча зур теләктәшлек күрсәтәчәкбез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, батырларча һәлак булган Геройлар, аларның гаиләләре, якыннары да игътибардан читтә калмый», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.
40тан артык портрет арасында Герой якташларның әтиләре — Кәшәпов Илсур Шәрәфи улы, Измайлов Марат Илгизәр улы да бар. Илмир Кәшәпов белән Айнур Измайлов икесе дә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
«Бердәм Россия» проекты кысаларында район Мәдәният йортында «Герой әтисе» фотокүргәзмәсе белән 23 мартка кадәр 8.00-17.00 сәгатьләрдә таныша аласыз. Керү түләүсез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз