Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында модель китапханә ачылды
Татарстанның Кукмара районында «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында модель китапханә ачылды. Яңартылган учреждение Байлангар авыл китапханәсе базасында урнашкан. Модернизацияләүгә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 8 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге учреждениене ачу районның мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды. Тантанага район администрациясе, республиканың китапханә бергәлеге вәкилләре, мәртәбәле кунаклар һәм журналистлар килгән иде.
Чаралар эшендә Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре – модель китапханәләр булдыру буенча проект офисы әгъзалары катнашты. Алар арасында фәнни-методик бүлекнең фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр секторы мөдире С.Р.Дәүләтшина, шулай ук баш китапханәчеләр Р.Р.Гаязова һәм Г.А.Фәтхетдинова булды.
Проектны гамәлгә ашыру Байлангар китапханәсен заманча мәгълүмати-мәдәни һәм коммуникацион үзәккә әйләндерде, дип ассызыклады алар тантанада чыгыш ясаганда. Киңлек функциональ зоналарга бүленгән, биредә яңа җиһазлар урнаштырылган һәм уңайлы атмосфера булдырылган.
Шул ук вакытта Милли китапханә вәкилләре муниципаль хакимиятнең игътибарын авыл китапханәләре фондларын тулыландыру юнәлешендә алга таба эшләргә кирәк булуга юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз