Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада гүзәл затлар көч сынашты
Бәйгедә катнашучылар транспортка техник күзәтү уздыру, автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү этапларын узды.
(Кукмара, 3 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи – 2017" республика бәйгесенең район туры узды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә.
Әйе, автомобиль хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатен, чыннан да, бик күпкә җиңеләйтә. Аннары гүзәл затлар ир-егетләр белән чагыштырганда юлларда да күпкә игътибарлы, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгәнлектән, аларга штрафларны да бик сирәк "чәпи"ләр икән. Кукмараның ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов та шул фикердә:
-Үлеп-җитем белән тәмамланучы юл-транспорт һәлакәтләренең барысы да диярлек тизлек яратучы, каядыр ашкынучы ир-атлар тарафыннан ясала. Аларның күбесенә хатын-кызлардан үрнәк алырга кирәк, - ди ул.
"Автоледи" бәйгесенә катнашырга килүчеләр транспортка техник күзәтү уздыру, автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү этапларын узганнан соң үзләренең "чын" шофер булуларын расладылар. Булдыралар, кызлар!
Бәйгенең барлык этапларын да уңышлы узганнан соң, нәтиҗәләр ясалды. Беренче урынга быел да Кукмарадан Гөлназ Нәҗипова чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Әлфия Муллыева һәм Гөлнар Әшрәповалар бүлеште. "Автомобильдә иң яхшы йөрүче" номинациясендә Ләйлә Галиәхмәтовага, "Юл йөрү кагыйдәләрен белү"дә Гөлсинә Сабировага тиңнәр булмады. Катнашучыларны район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдиновлар котлады. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
Кукмаралы Гөлназ Нәҗиповага район данын яклап Казанда чыгыш ясарга туры киләчәк, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз