news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме булды

Кукмарада физик мөмкинлеге чикле балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме булды
Фото: Эльвира Иванова, http://kukmor-rt.ru/

Бүген район мәдәният йортында физик мөмкинлеге чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Район башлыгы Сергей Димитриев балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренчә, районда физик мөмкинлеге чикле 200дән артык бала бар.

«Әлеге балаларның рухи яктан мөмкинлекләре чиксез. Күптән түгел инвалидлар декадасын төгәлләдек. Ун көн дәвамында районда зур күләмдә төрле чаралар оештырылды. Әлеге эшне дәвам итәбез. Бездә бүген бик матур Яңа ел бәйрәме. Район башлыгы Сергей Димитриев теләктәшлеге белән ел саен физик мөмкинлеге чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырырга тырышабыз», — диде Айгөл Әхмәтшина.

Чараны оештыручылар балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән. Әкият геройларыннан котлаулар, кызыклы уеннар, күңелле анимация программасы булды.

Быел бәйрәм программасына яңалыклар кертелгән. Республикада физик мөмкинлеге чикле балалар һәм аларның әниләре өчен «Үзгәреш» дигән хәйрия проекты тормышка ашырыла.

«Әлеге социаль проект үзенчәлекле балаларның әниләре өчен гамәлгә куелган. Ул өч ел эшли. Без районга килеп, әниләргә һәм балаларына матурлык көне уздырабыз. Бүген бәйрәмдә аниматорлар балаларны уйната, татлы өстәл булдырылды, матурлык осталары әниләргә гүзәллек бүләк итте, шулай ук һәр гаиләгә тәм-том салынган бүләкләр бирәбез», - дип сөйләде Казаннан проект вәкиле Элина Ваһапова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100