news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй оештырылды

Бәйрәмгә килүчеләр уеннарда катнашып, бүләкләр алды.

Кукмарада физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй оештырылды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 13 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кичә Кукмараның Атлас Булатов исемендәге паркында физик мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәгеләр, олылар һәм балалар өчен Сабантуй оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Концерт номерлары, кызыклы бәйгеләр, милли һәм спорт уеннары, бүләкләр, баллы тәм-томнар – болар бәйрәмне тагын да онытылмаслык итте

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нурсия Мөбарәкова һәм башка кунаклар сәламләде.

Сабан туенда концерт номерлары, кызыклы бәйгеләр, милли һәм спорт уеннары, бүләкләр, татлы тәм-томнар булды.

Бәйрәмгә килүчеләрдән беркем дә читтә басып тормады, ә барлык уеннарда да актив катнашып, лаеклы бүләкләр алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100