news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уку кирәк-яраклары тапшырылды

Быел андый букчалар барлыгы 22 балага тапшырылачак.

Кукмарада физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уку кирәк-яраклары тапшырылды
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 17 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмара районында 13 инвалид бала яңа уку елы өчен мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган букчалар кабул итеп алды. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Канцеляр товарларын тапшыру тантанасы Кукмара районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә узды. Биредә эшләүче белгечләр залда чын бәйрәм мохите тудырырга тырышкан: сабыйлар өчен концерт һәм уеннар оештырганнар.

Быел язу-сызу кирәк-яраклары барлыгы 22 инвалид балага тапшырылачак икән. Бу эштә күзәтчелек советы әгъзаларының ярдәме зур булган.

"Шәфкать"тә дәваланучы 7 яшьлек Рияз Иблияминов белән аралаштык. Бу уку елында ул урта мәктәпнең беренче сыйныфына бара. Әлеге үзәктә аңа игътибарлы, игелекле тәрбиячеләр ошый. Рияз монда массажга йөри, логопед белән шөгыльләнә.

"Тернәкләндерү үзәгендә һәрчак якты һәм уңайлы. Кеше хәлен аңлаучы, яхшы күңелле хезмәткәрләр эшли. Чөнки сәламәтлеге какшаган кечкенәләргә әз генә булса да игътибар кирәк бит. Бүгенге бәйрәм бик күңелле үтте. Мондый чаралар һәрдаим оештырылсын иде", - дип сөйләде Риязның әнисе Рәзинә.

Булачак мәктәп укучыларын район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева котлады. Алар балаларга нык сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100