news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй оештырылды

Сабантуйда кызыклы һәм мавыктыргыч бәйгеләр булды.

(Кукмара, 28 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Кукмараның "Шәфкать" тернәкләнү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды, дип яза kukmor-rt.ru.

Районда балигъ булмаган 253 инвалид бала исәпләнә. Балаларны һәм кунакларны районның имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, үзәк директоры Роза Фазлыева һәм башкалар сәламләде.

Сабантуй кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар белән үрелеп барды. Балалар шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, спорт һәм халык уеннарында актив катнаштылар. Аларны баллы һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.

Ләйсән Николаева Тимур һәм Максим исемле уллары белән Киндеркүл авылыннан килгән.

- Балалар ел саен Сабантуйны зарыгып көтеп алалар, алдан ук әзерләнәләр, шигырь һәм җырлар ятлыйлар, бәйрәмдә актив катнашалар. Тернәкләнү үзәгенә бик теләп йөриләр, тәрбиячеләрне дә бик яраталар, - дип сөйләде Ләйсән Николаева.

news_right_1
news_right_2
news_bot