Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада әфганчыларга багышланган китап чыкты
Китапка районда яшәүче 223 кешенең исеме һәм хатирәләр кергән.
(Кукмара, 1 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара район Мәдәният йортында әфган сугышын кичкән район кешеләренә багышланган "Памяти достойны... 1979-1989" дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге чарада, исән-сау әфганчылардан тыш, әфганчы ирләре дөнья куйган тол хатыннар, Кукмара 4нче урта мәктәбенең "Яшь патриот" берләшмәсе укучылары да катнашты.
Иң элек сүзне Казанның Совет районы әфганчылар оешмасы җитәкчесе, Купка авылында туып-үскән Мәүлит Минегалиев алды. Ул бу китап өчен материалларның ничек туплануы хакында сөйләде, Кукмара туган якны өйрәнү музее һәм китапханәләрнең ярдәмен, язмаларны Туембаш авылында яшәүче Фәрит Вәлиев редакцияләгәнен әйтте.
Китапка 223 кешенең исеме һәм хатирәләр кергән. Дүрт кешенең гомерләре Әфган җирендә өзелгән, 37се кайткач яралар-имгәнүләрдән, авыртулардан вафат булган.
Әфган сугышы инвалидларының Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасының Кукмара бүлеге рәисе Рәшит Шакирҗанов башкарылган эшләре турында сөйләде.
Хәтер китабын чыгарудагы ярдәме өчен район хәрби комиссары Равил Гафиев "Сугышчан туганлык" оешмасының район бүлеге рәисе Азат Хуҗинга республика хәрби комиссары Сергей Погодинның Мактау грамотасын тапшырды.
Әлеге чара бер минут тынлык белән тәмамланды. Арабыздан мәңгелеккә киткән әфганчыларны әнә шулай искә алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз