Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада фатирда янгын вакытында бер ир-ат пешеп имгәнгән
Тәне 1-2 дәрәҗәдә пешкән 38 яшьлек ир-атны район Үзәк хастаханәсенә озатканнар.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Кукмарада яшәүче ир-ат үз фатирында чыккан янгынны сүндерергә маташканда пешкән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә 15.15 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына Академик Королев урамында фатир януы турында хәбәр килде», - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Янгынны тиз сүндергәннәр. Гадәттән тыш хәл аркасында 38 яшьлек ир-ат имгәнгән. Ул янгынны үзе сүндерергә тырышкан.

Ир-ат 1-2 дәрәҗәдә пешкән, аны Кукмара районы Үзәк хастаханәсенә озатканнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз