news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Фәйзелхак Газизуллин исемендәге II республика икътисад укулары үткәрелде

Кукмарада Фәйзелхак Газизуллин исемендәге II республика икътисад укулары үткәрелде
Фото: Эльвира Иванова, http://kukmor-rt.ru/

Кукмарада Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейда Фәйзелхак Газизуллин исемендәге II республика икътисад укулары узды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Фәйзелхак Газизуллин тумышы белән Пычак авылыннан, Кукмараның 2нче урта мәктәбен тәмамлый, профессор, икътисад фәннәре докторы.

«Мәктәп эскәмиясеннән үк тикшеренү сыйфатлары формалашкан яшьләрне күрүемә бик шатмын. Әлеге чара Россия буенча уникаль булып санала. Аның кысаларында тәҗрибәле укытучыларның, галимнәрнең һәм үсеп килүче яшь буынның белемнәрен берләштерергә мөмкин. Сезнең алда — киләчәк», — диде Фәйзелхак Газизуллинның улы, Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы, «Заманча икътисад проблемалары» Евразия халыкара фәнни-аналитик журналының баш мөхәррире һәм нәшриятчысы Наил Газизуллин.

Фото: Эльвира Иванова, http://kukmor-rt.ru/

Республика укуларына 45 эш тәкъдим ителгән. Катнашучылар географиясе Казан, Балтач, Әгерҗе, Алексеевск, Кукмара районнарын һәм Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральск шәһәрен үз эченә ала.

Мәктәп укучылары һәм педагоглар биш секция эшендә катнашты: «Минем икътисад фәненә беренче адымнарым» (1 сыйныфтан 7 сыйныфка кадәрге яшь категориясе), «Минем икътисад фәненә беренче адымнарым» (8 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәрге яшь категориясе), «Минем стартап» (1 сыйныфтан 6 сыйныфка кадәрге яшь категориясе), «Минем стартап» (7 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәрге яшь категориясе), «Минем педагогик табышларым».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100