Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "Эзләнүләр аша камиллеккә" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды
Конкурс кысаларында мәктәп сайтына авыл җирендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен бизнес-план, проектлар, авыл тарихлары, барысы 800 хезмәт килде.
(Кукмара, 21 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Балаларга туган авылның никадәр кадерле булуын аңлату, аны олыларга өйрәтү, буш вакытларын файдалы эш белән шөгыльләнүгә юнәлтү максатыннан, Ядегәр урта мәктәбендә "Эзләнүләр аша камиллеккә" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды, дип яза kukmor-rt.ruсайты.
Ике ел рәттән конференциягә Габделхак абый Каюмов исемен бирүебез дә юкка түгел. Ул, авылыбызда туып, Казанда гомер итсә дә, атна саен авылдашларына дин сабаклары укыту өчен кайтып йөргән остаз. Дини китапларын аркасына асып, Шәмәрдәннән төшәргә машина булмаганда җәяүләп булса да йөрүләрен өлкәннәр сокланып искә ала. Балачагымда аның дәресләрендә әхлак нигезләренә төшенсәм дә, Ядегәр халкы белемле, тәрбияле булсын, дөрес тормыш белән яшәсен өчен янып-көеп йөрүенең туган туфрак хакына булуын үсеп җиткәч кенә аңладым. Туган авылга мәхәббәт Габделхак абыйның уллары Зөфәр белән Рәшит, оныгы Рөстәмгә дә ата каны аша сеңгән. Алар әтисе һәм бабасының якты истәлегенә авылыбызның мәчетен яңарттылар, юл буена "Сәвия" чишмәсен ясаттылар, рамазан аенда ел саен авыл халкы өчен өчәр көн ифтар үткәрәләр, мәктәбебезгә дә һәрдаим ярдәм итәләр.
Конференция Казан федераль университеты белән ике арада килешү төзү нигезендә республика күләмендә үткәрелде. Конкурс кысаларында мәктәп сайтына авыл җирендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен бизнес-план, проектлар, авыл тарихлары, фәнни-гамәли эшләрдән барысы 800 хезмәт килде. Махсус комиссия тарафыннан эшләрне тикшереп бәяләгәннән соң, иҗади хезмәтләре яхшы дип табылган 250 укучы укытучы белән бергә мәктәбебезгә чакырылды. Эшләрне юнәлеше буенча 13 секциягә бүлдек. Узган елдан аермалы буларак, быел укытучылар өчен дә аерым бәйге оештырдык. Алар үзләренең федераль дәүләт стандартлары нигезендә төзелгән дәрес эшкәртмәләре, авторлык программалары белән тәҗрибә уртаклаштылар.
Инициативалы, сәләтле укучыларның осталыклары, фәнни эшләрне ни дәрәҗәдә башкарулары белән кызыксынып, мәктәбебезгә дәрәҗәле кунаклар да килделәр. Филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин; тарих фәннәре кандидаты, авыллар тарихын өйрәнүче Нурулла Гариф; филология фәннәре докторы, профессор Рифат Сверигин, Габделхак абыйның улы Зөфәр белән килене Фәнүзә, абыйсы Заһит, районыбызның мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, аспирантурада укучы чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз балаларның һәм укытучыларның эшләрен югары бәяләделәр. Якташыбыз Фоат Галимуллин укучыларның туган авыл, әти-әниләренә багышланган матур шигырьләрен; табигать, ел фасыллары турындагы кызыклы хикәяләрен тыңлагач, иҗат итә белүче балаларның күп булуына куанды. Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбеннән Айсылу Габдрахманованың "Бөек җиңүнең кадерле йөзләре", Арчаның 6нчы мәктәбеннән Булат Фәсәхиевның "Акыллы теплица" проекты, Ядегәр мәктәбеннән Ләйсән Бикмөхәммәтованың "Сокта сок нихәтле?" хезмәтләре иң яхшылары дип табылды. Тырышып хезмәт башкарган бер генә кеше дә игътибарсыз калмады, 79 балага һәм укытучыга төрле дәрәҗәдәге дипломнар, 148 кешегә лауреат исеме бирелде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз