news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада эшмәкәрләр метан ягулыгы салу станциясе ачу мәсьәләсен күтәргән

Кукмарада 90 эшмәкәр район башлыгы белән очрашты.

Кукмарада эшмәкәрләр метан ягулыгы салу станциясе ачу мәсьәләсен күтәргән
kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarada-90-eshmkr-rayon-bashlygy-beln-ochrashty
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев эшмәкәрләр белән очрашу уздырды. Ул ачык диалог формасында барды. Эшмәкәрләр метан ягулыгы салу станциясе ачу белән бәйле сораулар, һ.б. мәсьәләләр күтәрелгән. Бу хакта җирле басма яза. 
 
Очрашуда 90 кече һәм урта бизнес вәкиле катнашты. Сораулар башлыча көнкүреш калдыклары чыгару өчен тарифларның, милек кадастры бәясенең артуы, метан ягулыгы салу станциясе ачу белән бәйле иде. Шулай ук социаль мәсьәләләр дә каралды.
 
Сергей Димитриев эшмәкәрлекне үстерүнең мөһимлеген ассызыклады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot