Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада элеваторга беренче ашлык олаулары кайтты
Бүгенге көндә безнең алда 30 меңгә якын гектардагы бөртекләрне амбар-сарайларга алып кайтып җиткерү бурычы тора, диде район башлыгы Сергей Димитриев.
(Кукмара, 12 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүген Кукмарада элеваторга басу-кырлардан беренче ашлык олаулары кайтты. Уңышны тантаналы рәвештә кабул итү - борынгыдан калган матур гадәт, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Һәр елны без әлеге мизгелләрне дулкынланып көтәбез, быел ул тагын да зарыктырды шул. Әмма бик тиздән әйләнә-тирәгә ашлык киптерү җайланмаларының гөрелтесе белән бергә икмәк исе таралыр...
Борын-борыннан иген игү авыр, ләкин шул ук вакытта саваплы, мактаулы хезмәт саналган. Икмәксез табынны күз алдына китереп булмый. Барлык ризыклардан өстен бит ул! Ә шушы икмәк табынга килгәнче, күпме тир түгә игенче.
-Басу-кырлар искиткеч матур, игеннәр мул уңыш вәгъдә итә. Бу игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, беренче олауларны кабул итү бәйрәмендә. - Бүгенге көндә безнең алда 30 меңгә якын гектардагы бөртекләрне амбар-сарайларга алып кайтып җиткерү бурычы тора. Уңышны үстергән игенчеләргә рәхмәт, алтын башакларның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга язсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз