news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада элеккеге авыл советы рәисләре очрашты

Очрашуга элеккеге район башлыгы Мөхәммәт Гатиятуллин да кайткан иде.

Кукмарада элеккеге авыл советы рәисләре очрашты
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 14 февраль, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Кукмара киез итек комбинатының кафесында "Бер күрешү – бер гомер" дигән бик кызыклы очрашу булды. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Анда 1979 елдан алып, 2015 елга кадәр авыл советы рәисләре булып эшләүчеләр һәм бүгенгәчә авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручылар җыйналды. Очрашуга шулай ук, ерак араларны якын итеп, мөхтәрәм кунак - Мөхәммәт Гатиятуллин да кайткан иде.

Кичә җылы, якты хатирәләргә бай булды. Һәркем үзенең күңелендәгесен барларга, хис-кичерешләре белән уртаклашырга тырышты. Мондый очрашулар соңгысы булмасын, матур традициягә әйләнсен иде, дип саубуллаштылар хезмәттәшләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot