news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада экологик акция үтте

Мәктәп укучылары 350 сыерчык оясы ясады.

(Кукмара, 5 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы мәктәптән тыш эшләр үзәге "Кошларга оя ясыйбыз" дигән экологик акция уздырды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Чарада мәктәпләрнең 1-11 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре һәм технология укытучылары катнашты. Акция кысаларында табигатьне саклау, канатлы дусларыбызга багышланган сыйныф сәгатьләре, экологик дәресләр узды, рәсемнәр конкурсы оештырылды. Барлыгы 350 сыерчык оясы ясалды. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучыларга Мактау грамоталары тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot