Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада «Дус күршеләр» дип исемләнгән ишегалды бәйрәме булды
Кукмарада Ворошилов урамы, 20нче йорт ишегалдында «Күрше Фест» проекты кысаларында «Дус күршеләр» дип исемләнгән ишегалды бәйрәме узды. Әлеге чара — тирә-як халкы өчен чын күңелле бәйрәм, аралашу, танышу, дуслашу урынына әверелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
Бәйрәмнең төп инициаторы — «Ворошилов» иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Эльмира Гарәфетдинова. Ул инде 6 ел бу микрорайонда эшли һәм һәрвакыт кешеләр белән тыгыз бәйләнештә булырга тырыша.
«Минем территориягә ундүрт урам керә. Анда 4 меңләп кеше яши. Татар, удмурт, мари һәм башка халыклар дус-тату гомер итә. Кешеләр белән эшләргә яратам. Аларның тормыш-көнкүрешен тагын да матур, уңайлы итү өстендә тырышам. Кешеләрнең сөенгәнен күрү — миңа рәхәтлек бирә. Шәһәр башкарма комитеты белән берлектә эшлибез. Халыкның проблемаларын җитәкчелеккә җиткереп, хәл итү юлларын эзлибез. „Безнең ишегалды» программасы буенча да күп эшләр башкарылды», — дип сөйләде үзидарә җитәкчесе.
Эльмира үзе дә ел саен төрле дәүләт грантларында катнаша. Алты ел дәвамында шушы вазифаны башкарган вакытта барлыгы биш грант откан. Аларның барысы да халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, уңайлы мохит тудыруга юнәлдерелгән.
Шулай ук бу көнне «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Эльмира Равил кызы да әлеге территориядә яшәүче актив кешеләргә истәлек бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз